Сайт Чулпан Галлямовой

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Детский сад



Адрес: 423973, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Баланны, улица Советская, дом 80
Телефон: 8855563-68-24
E-Mail: 2961000003@tatar.mail.ru

Гайсина Диляра Зиннуровна-директор

Закирова Лайла Суфияновна-воспитатель


 Баланны авылы "Баланкай” балалар бакчасы 1961 елда ачыла.1998 елда яңа бинага күченә.
 2008 елның 1 сентябреннән  мәктәп  бинасына урнаша. Педагогик коллектив "Киләчәк өчен һәръяклап үсеш алган, белемле һәм физик яктан сәламәт балалар тәрбияләү"дигән тема буенча эшли.
 2012-2013 уку елында 17 бала бакчага йөри. Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану- тормыш таләбе, шунлыктан тәрбия эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү. 
 Гайсина Диләрә Зиннур кызы, югары белемле, I нче квалификацион категорияле бакча мөдире, стажы 22 ел. 
 Тәрбиячеләр: Закирова Ләйлә Суфиян кызы махсус урта белемле тәрбияче, бакчада 1998 нче елдан башлап эшли, 2012-2013 нче уку елында I квалификацион категориягә ия булды.  Галяева Гөлнур Фәрит кызы - махсус урта белемле кече тәрбияче, стажы 23 ел. Хәзерге вакытта Минзәлә педагогия көллиятендә читтән торып белем ала.
 2012-2013 нче уку елыннан пешекче булып Ханова Ләйсән Мөнәвир кызы эшли башлады.