Сайт Чулпан Галлямовой

Календарь
«  Декабрь 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ветераны Великой Отечественной войны

Әюпов Миргалим Әюп улы 1923 нче елның 27 ноябрендә Чия-Түбә авылында туа.  1932 нче елда 1 нче класска укырга керә. 1 класста Рантамак мәктәбендә, 2-4 классларда Баланлы, 5-7 классларда Ташлыяр тулы булмаган урта мәктәбендә, 8-10 классларны Мөслим урта мәктәбендә укыган. Мәктәпне 1941 нче елда тәмамлап чыга. Авыр сугыш еллары башлана. Әюпов Миргалим фронтка китә. Сугышта Калинин фронтында 20 нче армиянең 3 мотострелковый бригаданың мотомех корпусында була. 1943 нче елның язында 1 танк армиясе формалаша һәм Әюпов Курск дугасына җибәрелә. Алар немецларны "каршы алганнар”. 1943 нче елның  12 августында немецлар аларны уратып алалар. Шулай итеп,алар пленга эләгәләр. Пленнан аларны америкалылар азат итәләр. 1946 нчы елдан алып 1947 елга кадәр Польшада була. Ул анда каравылчы хезмәтен башкара. 1947 нче елның апрелендә туган авылына кайта. 1950 нче елга кадәр колхозда эшли. Аннары 1950 нче елдан укытучы булып,1963-1967 елларда Баланлы мәктәбендә завуч,  1967 елдан 1986 елга кадәр мәктәп  директоры  булып эшли. Укытканда "Халык мәгарифе отличныгы”, бик күп медальләр, значоклар, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.”Хезмәт ветераны” медале бар. "Ләкин минем өчен иң зур бүләк- миндә укып чыккан, ата-аналарына итагатьле, игелекле, Ватанына тугры хезмәт итүче, гадел кешеләр”-ди Миргалим ага.
2012 нчы елда вафат була.
Йосыпов Фоат Әюп улы 1925 нче елның 4 январенда Мөслим районы Баланлы авылында туган. 7 классны тәмамлаганнан соң туган авылында эшли башлый.
1943 елда Бөек Ватан сугышына китә. Аларны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Анда алар 6 айлап сугышка хәзерлек үтәләр. Хәзерлекләр тәмамланганнан соң Смоленск шәһәренә китәләр. Шунда ул беренче тапкыр сугышка керә. Анда бик каты сугышлар бара.Ниһаять, алар дошманны көнбатышка куып җибәрәләр. Ләкин шушы вакытта ул, дошман пулясы тиеп яралана. Госпитальгә кире Ерак көнчыгышка кайтаралар. Анда 2 ай дәвалана. Терелгәч, Хабаровскийда Гаровка гарнизонында хезмәт итә. Анннан Мукдин юнәлешендә сугыш беткәнче японнарга каршы сугыша. Аларның рота командиры Нечаев, взвод командиры Тихонов була. Японнар белән сугышта алар җиңүгә ирешәләр. Сугын беткәннән соң Беребеджан шәһәрендә поварлыкка укый. Сугышчан дусларының иң якыннары Хуҗаҗанов һәм Гайнетдинов булалар. Яраткан отряд командиры украин егете Цыганок Васильев була. Ул командир солдатларны бик ярата, һәрвакыт солдатларга үрнәкбула, сугышка кергәндә иң алгы сафларда була.
Японнар белән сугышканда Хинган тавын үтәргә туры килә. Ул бик биек һәм бормалы тау була. Пушкаларны дөяләр белән алып менәләр. Су булмый. Елгалардагы суны японнар агулаганнар. Машиналар белән генә алып килгән су күпкә җитми. Иң авыр көннәр дип Фоат абый шушы тауны кичкәндә үткән көннәрне саный.Бу тауны кичеп, алар Хайлар группировкасын тар-мар итәләр. Йосыпов Фоат ага 7 ел хезмәт итә. 5 медале бар. 
 1950 нче елда туган авылына әйләнеп кайта һәм төрле эшләрдә эшли. 2010 нчы елда вафат була һәм Баланлы зиратында күмелә.
Хайруллин Миргасим Хәйретдин улы 1925 нче елның 5 октябрендә Чия-Түбә авылында туган. Баланлы җидееллык мәктәбен тәмамлый . 1942нче елларда  Казан ФЗӨ – 5 мәктәбендә һөнәр ала. Аны тәмамлаганнан соң армиягә алына. 209 дивизиядә 754 укчы полкта рядовой укчы булып хезмәт итә. Шул ук елның 8-9 августында Аргул елгасын кичәләр. Аннан Зур Хинган тауларын үтәләр. Японнар белән бик нык бәрелешләр була. Күп югалтулар арасында капитан Шабаев һәм  сержант  Стрельников та була. Миргасим ага да бик каты яралана.Җиңү көнен ул 9 майда Чита өлкәсендәге Борзе станциясендә каршылый. 3 сентябрьдә Манчжурия өлкәсендәге Цян Зин шәһәрендә була.Бу вакытта капитуляция була. Шуннан соң Союзга кайталар. Ул вакытта Хайруллин Миргасимга 20 яшь тула.Декабрь башларында Читага 36 нчы штабка кайталар. 1948 елның мартына кадәр Миргасим ага шунда хезмәт итә  һәм туган ягына  кайта. Колхозда төрле эшләрдә эшли, 1957 елдан КПСС члены була. Хәзерге вакытта исән-сау, Баланлы авылында яши.
Мәҗитов Заһит Зәки улы 1920 нче елның 2 июнендә Олы Чакмак авылында туа.Олы Чакмак җидееллык мәктәбен 1935 елда тәмамлый, 1936-39 нчы елларда Минзәлә педагогия училищесында укый, институт  тәмамлый.1939-41 елларда Күбәк урта мәктәбендә укыта.1941 елның апрель аеннан 1945 елның ноябрь аена кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.Сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр үзен аямыйча тынычлык өчен көрәшә. Башта артиллерия частенда, тән җәрәхәтләре алганнан соң элемтә частендә хезмәт итә. Фронтны Заһит ага Смоленск шәһәрендә каршылый. Сугышка керер алдыннан эшелоннарына бомба эләгә. Ул яна һәм урталай өзелә. "Бәхеткә каршы миңа авыр яраланырга туры килмәде. Беренче мәртәбә Витебск янында контузия алдым ",- дип искә ала ул вакытларны.1943 елны фронттан Горький шәһәренә хәрби задание белән кайталар. Шунда дошман самолеты бомба ташлый.Алар бөтен бараклары белән яналар. 50 кешедән 2 кеше генә кала. Шуның берсе Мәҗитов Заһит абый була.Ике ай госпитальдә дәвалана. Янгын вакытында бөтен киемнәре һәм документлары яртылаш яна. Комсомол билеты һәм кызылармеец кенәгәсе дә. Комсомол сафларына ул икенче тапкыр керә.  Җиңү көнен Балтыйк диңгезе буенда каршылый.Сугышның башыннан азагына кадәр солдат булып хезмәт итә, ә сугыштан соң лейтенант исеме бирелә.1945 елның ноябрь аенда туган авылына кайта һәм май аенда партия сафларына кабул ителә.1945елдан 1981 елга кадәр Мөслим районы халык мәгарифе системасында эшли.Бик күп бүләкләре, медальләре, "Хезмәт ветераны” медале бар.
2010нчы елның маенда вафат була һәм Баланлы зиратында күмелә.
Кашапов Зәкәрия Кашәфетдин улы 1923 елның 14 июнендә Баланлы авылында туа.    1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Зәкәрия абый Ключище а/х техникумына укырга керә, ләкин II курста уку өчен акча түләргә дигән карар чыгып, укуын ташларга мәҗбүр була, чөнки ул чор өчен 150 сум акча түләү алар гаиләсенә мөмкин булмый. 1940 елда  ФЗОга җибәрәләр,шулай итеп ул Донбасс якларына барып чыга.Шунда шахтада эшләп ятканда сугыш башлана,шахталар эшләүдән туктый һәм 1941 елның көзендә авылга кайта .МТСта трактористлар курсында укый ,1942 елның 27 августына кадәр авылда тракторда эшли.Аның сугыш юлы Горькийдагы танковый батальонында танкист булырга укудан башлана.        Кашапов Зәкәрия сөйли:
  - Мин 1942 нче елның 27 августында Армиягә алынам,Баланлы авылыннан Имамов Хабирьян белән Чаллыга килеп шуннан ук пароход белән Казанга килдем.  Бер-ике көннән соң Горькига килдем, ә  Хабирьян аерылып китте. 24 кеше   Горькийда калдык һәм шәһәр читендәге урман эчендә 15 көн карантинда тордык.  Мине 194 нче учебный полкның механик-водительләр хәзерләүче беренче батальонына билгеләделәр.Монда 7 ай укыгач, Горькида "Черчель” дигән 40 тонналы танкларны кабул иттек һәм Горькидан читтәрәк булган бер военный поселокка урнашып калдык.2 ай ярым укулар үткәннән соң  Горькига килеп ,вагоннарга төялеп ,фронтка киттек.  Брянск фронтында 17 нче июнь көнне наступлениегә керәбез.Полкның практикасы булмау сәбәпле ,командующий составның начар командовать итүе аркасында 9 танкны югалттык.(Бу сугышта минем дә танк янды ,ләкин үземә зыяны булмады.) Шулай булуга карамастан, немецларның берсе дә исән калмады.Аларның ике пушкалары юкка чыгарылды .Танкларны ремонтлап Орел шәһәренә атака ясыйбыз һәм шул ук көнне безнең кораллы көчләр Орелны азат иттеләр. Горькида укыган вакытта ,миңа ,яхшы укыган өчен ,сержант исеме бирелгән иде,ә Орелны алгач,яхшы сугышканым өчен "Батырлык өчен” медале белән бүләкләдем һәм старший сержант исеме бирелде.Орелны алганнан соң ,безнең бары 7 танк калды һәм безне тылга үзебезнең Совет иле танкларын өйрәнергә җибәрделәр,чөнки без моңа кадәр үзебез белән дус булган Англия танклары белән сугыштык ,ә хәзер алар кирәк булмый башлады,СССРның кораллы көчләре ныгыды.Фронт артыннан куып барып ,Польшаны да үтеп,Германиянең Шверн шәһәренә урнаштык.Безне бу шәһәрдән Брезденга күчерделәр һәм без монда хезмәт иттек.   1947 нче елның 18 мартында демобилизацияләнеп ,туган илгә исән –сау әйләнеп кайттым.  
   Сугыш  бетә , көнбатышта туп тавышлары тына. Илебез солдатлары бер-бер артлы туган якларына кайталар. Утлардан, судан һәм корычтан ныграк булган совет солдатлары тыныч хезмәттә хезмәттә дә сынатырга уйламыйлар. Алар сугыш елларында җимерелгән хуҗалыкларны аякка бкстырып кына калмыйлар, ә яңа техника һәм технологияне үзләштереп, моңарчы күрелмәгән биеклеккә ирешәләр.
   Кашапов Зәкәрия абый 1947 елда армиядән демобилизацияләнә. Ул кайткач та тракторга утыра. Ә алтмышынчы еллар башында ул инде механизатор; комбайнчы да, тракторчы да, шофёр да,- гади генә итеп әйткәндә - игенче!
  1949 елның башында тормышын Рәхилә апа белән бәйли, ул да 18 ел комбайнда эшләгән кеше. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырыш, эшчән, тормышта үз юлларын тапканнар.
  Зәкәрия абый техниканы кыштан ук хәзерләп куярга тырышкан. Шуңа күрә аның машиналары ватылу сирәк булган. 60 нчы еллар башында үзйөрешле комбайннар булмаган әле. Ул яз көне җир сөргән, ашлык чәчкән. Ә көз көне уңыш җыйган. Урып-җыю вакытында эшләүче агрегат 5 кешедән торган. Шул вакытлардагы ярдәмчеләре Зәкәрия абыйны, нык характерлы, үтемле сүзле, тыныч характерлы иде, дип искә алалар. Алар эш сәгате белән исәпләшмичә эшлиләр. Иртән кояш чыгу белән чыгып киткән һәм төнге 12-1 сәгатьләрдә генә эштән туктаганнар алар. Көнгә 500-580 центнер ашлык суккан Зәкәрия абый агрегаты. Елдан-ел яңа комбайннар кайткан, Зәкәрия абый Кашапов  аларны да буйсындырган һәм һәр елны районның алдынгы механизаторы булган. Шушы күпьеллык уңышын искә алып СССР Верховный Советы Президиумы 1966 елның  23 июне указы нигезендә Зәкәрия абыйга "Социалистик Хезмәт Герое” дигән мактаулы исем бирелә.
Кашапов Зәкәрия 2000 нче елда вафат була һәм Баланлы авылы зиратында күмелә.